6+
sabantuytatar.ru

1924 елның 10нчы октябреннән чыгып килә торган “Сабантуй” журналы шушы еллар эчендә шактый үзгәрешләр кичерде. 1990 елга кадәр ул, газета булып, “Яшь ленинчы” исеме белән чыкса, 1990–2013 елларда “Сабантуй” газетасы буларак дөнья күрде.

2014 елдан “Сабантуй” журналга әйләнде. Аның төс-кыяфәте, форматы, язмаларның бирелеше, бизәлеше, чыгу ешлыгы алышынды. Иң мөһиме: ул тагын да эчтәлеклерәк, тагын да матуррак, укучыларыбызга тагын да якынрак булды. Ничек кенә үзгәрсә дә, 90 елдан артык нәшер ителә торган “Сабантуй” әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, абый-апаларыбыз укып үскән, дистә еллар дәвамында яшь буынны тәрбияләгән газетаның матур-матур традицияләрен дә дәвам иттерә.

Кадерле дуслар! Журналыбызны укучылар! Без сезне үзебезнең мавыктыргыч дөньябызга чакырабыз. Сез биредә гаҗәеп дөньяга чумарсыз: уйнарсыз, уйларсыз, бәйгеләрдә җиңеп бүләкләр алырсыз, иҗат дөньясына чумарсыз.

Сабыйларыбызның киләчәгенә бүгеннән үк игътибарлы булыйк!

Подписаться на татарский выпуск