12+
yalkyn.com

1924 елда Муса җәлил һәм Абдулла Алиш “Кечкенә иптәшләр” журналына нигез сала. Ул заманнарда журнал гарәп графикасында Мәскәү шәһәрендә чыгарыла. 90 еллык тарихында журнал берничә тапкыр исемен үзгәртә, ләкин асылын югалтмый, максатына тугры кала. “Ялкын” бүген дә егет-кызларда рухи кыйммәтләр тәрбияли, авыл һәм шәһәр яшьләренә дөрес юнәлеш бирә.

“Ялкын” – өлкәннәрчә зирәк һәм яшьләрчә шаян журнал. һәр укучысы белән тәҗрибә уртаклаша, сезнең белән бергә белем туплый, четрекле һәм актуаль темаларга дискуссияләр оештыра, кино, музыка һәм әдәбияттагы яңалыкларга күзәтү ясый. Мәктәп һәм яшьләр тормышы үзәгендә булырга теләгән һәркем безнең белән.

“Ялкын” киләчәктә татарның йөз аклыгы булырдай шәхесләр тәрбияли. Равил Фәйзуллин, Лена Шагыйрьҗан, Мөдәррис әгъламов кебек танылган язучы һәм шагыйрьләрнең иң беренче әсәрләре “Ялкын” журналы битләрендә басыла.

“Ялкын” киләчәкне яктырта!

Подписаться на татарский выпуск