Яңалыклар

Татарстан сәламәтлек саклауны үстерүдә иң яхшы күрсәткечләр өчен премия алачак
Татарстанга сәламәтлек саклауны үстерү өчен 600 миллионнан артык сум акча бүлеп биреләчәк. Бу иң яхшы күрсәткечләр өчен премия, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Уртак бурычыбыз – бүген исән булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү, диелгән юллар бар анда. Бүген ил халкы Бөек Ватан
Уртак бурычыбыз – бүген исән булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү, диелгән юллар бар анда. Бүген ил халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итә. Шул уңайдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Туфан Миңнуллин вафат
Мәшһүр татар драматургы, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинны соңгы юлга озату 3-нче майда, сәгать 8.30 Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында, гражданлык җеназасы сәгать 10.00 була. Мәрхүм Яңа-Татар зиратына җирләнәчәк.
Татарстан Республикасында Туган тел көне уңаеннан «Балалар өчен татар телендә чыгарыла торган периодик басмаларның бүгенгесе һәм үсеш перспективалары» темасына багышланган брифинг үтә
2012 елның 27 апрелендә сәгать 14.00 Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында Татарстан Республикасында Туган тел көне уңаеннан «Балалар өчен татар телендә чыгарыла торган периодик басмаларның бүгенгесе һәм үсеш перспективалары» темасына багышланган брифинг үткәрелә.
«Республика Татарстан» иҗтимагый-сәяси газетасының 95-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов редакция коллективы белән очраша
Бүген 13-нче апрельдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм мәглүмат агентлыгы брифинг-залында (Академия урамы, 2-нче йорт) «Республика Татарстан» иҗтимагый-сәяси газетасының 95-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов редакция коллективы белән очрашачак
Казанда табиб-педиатр практикасында традицион терапия буенча конференция узачак
Иртәгә Казан медицина көллиятендә “Табиб-педиатр практикасында традицион терапия” исемле фәнни-гамәли конференция узачак. Аны Казан дәүләт медицина академиясе оештырган, дип хәбәр итә КДМА матбугат хезмәте.
Казан вузларында уку елы Универсиадага бәйле рәвештә бер айга алданрак башланачак
Казанның барлык әйдәп баручы югары һәм урта махсус уку йортларында 2013 елгы Бөдендөнья җәйге универсиадасына бәйле рәвештә уку елы бер айга алданрак – 2012 елның 1 августында башланачак. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә әнә шулай дип белдерде.

Матбугатка күзәтү

Язучылар корылтайдан ни көтә?
18 май көнне Казанда Татарстан Язучылар берлегенең XVII съезды узарга тиеш. Бүгенгесе көндә 324 язучысы булган берлекнең әлеге съезды «Казан» милли-мәдәни үзәгендә иртәнге 9да башланачак. Дүрт елга бер тапкыр узучы әлеге чара гадәттәгечә хисап тоту – сайлау булыр дип көтелә. Быел берлеккә яңа рәис тә сайланырга тиеш. Әлеге съезд тагын бер вакыйга белән тарихта калыр төсле. Анысы – язучыларның Мөштәри урамында урнашкан йортының реставрация һәм капиталь төзекләндерүдән соң кабат кулланылышка тапшырылуы. Шактый озак «куышсыз» тилмергән язучылар өчен монысы көтеп алынган шатлык.
Эзсез югалган акчалар
Ел башында Татарстан эзтабары, Казан Кремлен¬дәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепановның җиңел кулыннан, матбугатта сугышта катнашкан солдат-офицерларга банкта счет ачылып һәм акчалары шунда җыелып барып, аларны хәзер хатыннары, балалары алырга мөмкин икән, дигән хәбәр таралды. Бу хәбәрдән соң меңләгән кеше шул акчаны алу артыннан йөри башлады. Ләкин, безнең илдә нинди эшнең җиңел генә эшләнгәне бар соң? Бигрәк тә акчага кагылганда. Әнә газета укучыбыз Тәския апа да күпме акчалар түгеп, документларының кү¬чермә¬ләрен ясатып, Мәскәүгә хат юллаган, ә ике ай үткәч, аннан кеше аңламаслык җөмләләр белән язылган хат кына алган.
Югары Осланда коррупциягә каршы торуда массакүләм мәгълүмат чараларының ролен билгеләделәр
Әлеге өлкәдә җәмәгать контролен көчәйтү буенча зональ семинар-киңәшмә узды
“Яхшылыкны күрсәтә белергә кирәк”
Бу көннәрдә бездә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Бер бинада, ул гына да түгел, бер катта эшләүче якын күршеләребез – “Республика Татарстан” газетасы үзенең туган көнен билгеләп уза. Республиканың олпат басмасына 95 “яшь” тулды. Кичә бәйрәм хуҗаларына кунакка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул журналистлар һәм газета укучылар белән аралашты.
ММЧнан журналистика китә:тезгенне бушату һәм акча кирәк
Хәзерге заман җәмгыятенә оператив һәм дөрес итеп мәгълүмат бирү зарур, һәркайсыгыз үз урыныгызда – газета һәм журнал, телевизион һәм радиокомпанияләр, мәгълүмат агентлыклары редакцияләрендә, Интернет сайтларында һәм порталларында җәмгыятебез өчен бик әһәмиятле һәм мөһим эш башкара. Сез җәмгыятьнең уй-фикерен, кәефен күрсәтүче, халыкның төрле социаль төркемнәрен, хакимият һәм җәмгыятьне бәйләүче күпер ролен үтисез. Республика ирешкән уңышларда, һичсүзсез, журналистлык корпусының да өлеше бар...
"Инновация өлкәсендә сан түгел, сыйфат кирәк"
Татарстанда “Иң яхшы 50 инновация идеясе” дигән VIII республика бәйгесе башланды. Быелгы конкурска бары тик берәр оешма тарафыннан гамәлгә ашырылачагы расланган проектлар гына кабул ителәчәк. Моннан ары сан ягына түгел, сыйфат ягына әһәмият биреләчәк.
Динә Майлова: “Биш минут эчендә җиңел акча юнәтергә ниятләүчеләр уяурак булсын иде”
Еш кына кредит оешмаларында билгеле бер суммада акча алучылар әҗәтне зур процентлар белән кайтаруга гаҗәпләнеп, моның мошенниклык түгелме икәнлегенә шикләнә. Мондый эчтәлекле шикаятьләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә дә юллана икән. Бүген микрофинанслау проблемалары турында Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында Бөтенроссия кулланучы хокукларын яклау көненә багышлап оештырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары Динә Майлова сөйләде.
Ләйлә матурлыгы
Кешенең матурлыгын күрү өчен кайчак аның йөрәк җылысы белән башкарылган эшләренә күз салу да җитә торгандыр. Мөслим районы Баек авылында яшәүче, шунда башлангыч классларга белем бирүче Ләйлә ханым Баянованың һәр гамәленнән матурлык балкый. Һич арттырмыйча әйтәм, үзең дә аның янында булганнан соң нурланып каласың.
"Әкият"не ачтылар
Әкияти сарайга охшаган бу бина 21,7 мең кв метр мәйданны били. "Әкият" театрына исә 7 мең кв метр тәтегән. Аның директоры Роза Яппарова әй¬түенчә, 100 урынлы кече зал – татар, 250 урынлысы рус тамашачысын сөендерәчәк. Ачылышта иң сөенгәннәре театрның татар группасы артистлары булгандыр, мөгаен. "Без гомер буе гастрольдән кайтып кермәдек. Кайтсак, ни грим бүлмәбез, ни аерым сәхнәбез юк иде. Без хәтта репетиция үткәрер урын таба алмадык. Хәзер менә аерым залыбыз, грим бүлмәбез була",– ди алар. 03.03.2012 №38-39 (26757-26758), «Ватаным Татарстан» газетасы

Актуаль мәкаләләр

Рәхмәт сиңа, бабам!
Кичә Г.Камал театры каршындагы мәйданда теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышы ветераннарына хат яза алды. Хат рәсеме төшерелгән зур такта яныннан сигез яшьлек Алинә дә битараф кына узып китмәде. “Рәхмәт сиңа, бабам!” – дип, тырыша-тырыша язып куйды таякка таянган ветеран белән бәйрәмгә килгән кызчык. Башкалада Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Ветераннарны бәйрәм белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Медведев сайлаучыларга мөрәҗәгать итәчәк
Бүген ил җитәкчесе Дмитрий Медведевның 4 мартта узачак Президент сайлавына бәйле телевизион мөрәҗәгате көтелә. Россия башлыгы чыгышын үзәк каналлардан Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать 12дә күрергә мөмкин булачак. 2 март, “Интертат» МА, Миләүшә ЗАКИРОВА
Болгарда Идел-Уралдагы исламның 1122 еллыгы билгеләнде
18 июнь шимбә көнне Болгарда 22нче тапкыр Изге Болгар җыены узды. Быел анда 50 меңләп кеше килде дип хәбәр ителә.
Июнь — татарлар ае диярсең...
Чөнки бер-бер артлы тезелеп киткән дини, милли чаралар Татарстан, Россия генә түгел, дөньякүләм игътибар яулый. Алда безне меңәрләгән милләттәшләребез һәм төрле төбәкләрдән, илләрдән килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында һәрберсе үзе бер зур вакыйга буларак истә калырдай дини сөйләшүләр, җыеннар, күргәзмәләр, милли бәйрәмнәр көтә. Кайсы көннәрдә һәм кайларда була соң алар?
Д.Медведев Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча башлыгын алыштырды
/25 ноябрь, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы/ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте ТР буенча идарәсе башлыгы полиция генерал-лейтенанты Илгиз Миңнуллин вазифасыннан азат ителде
Ураза бәйрәме — 9 сентябрьдә
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Татарстан мәчетләрендә Ураза бәйрәмен үткәрү тәртибен раслады. Ураза бәйрәме уңаеннан дини чаралар мәчетләрдә 9 сентябрьдә иртәнге сәгать биштә иртәнге намаз белән башлана. Кол Шәриф мәчетендә узучы бәйрәм чараларын “Яңа гасыр” каналыннан сәгать җидедә карарга мөмкин.
Халкыбызның күңел көзгесе
Түбән Кама Сабан туена килгән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм район башлыгы Айдар Метшинны шаккатырдылар. Бәйрәм тантанасы башланганчы, кунаклар “Милли авыл”ны карады. Нурлат районы экспозициясендәге чын авыл миченә һәм ишеген ачуга эссесе бөркелеп торган мунчага гаҗәпләнмәгән бер кеше дә калмады.
“Күчтәнәч” – “Афәрин!”
“Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең балалар өчен чыгып килүче “Күчтәнәч” тапшыруы “ТЭФИ РЕГИОН – 2009” Бөтенроссия телевизион конкурсында “Балалар өчен тапшырулар” номинациясендә җиңү яулады. Җиңүчеләрне 22 апрельдә Калининград өлкәсе Светлогорск шәһәрендә бүләкләделәр. Конкурсның финал өлешендә “Күчтәнәч” тапшыруының көндәшләре Краснодар шәһәренең “Шустрое утро” һәм Төмән шәһәренең “Зебра” тапшырулары иде. Ләкин тылсымлы Яңа ел маҗараларыннан торган ТНВның “Күчтәнәч”е Бөтенроссия телевизион Академиясе жюри әгъзаларын әсир итте һәм иң яхшы дип табылды.
Укытучыны бәйгеләр үстерә
«Ватаным Татарстан» газетасы, 5 март 2010 ел //СӘРИЯ САДРИСЛАМОВА// Кичә башкалабыз "Ратуша"сында "Казанның иң яхшы укытучысы" бәйгесенә йомгак ясадылар. Укытучыларны шәһәр мэры Илсур Метшин котлады.
Чаралар
Тираж – ел рекорды
Басма вакытлы матбугат чараларының югары күрсәткечләргә ирешүен билгеләүче төп премия
ММЧ коррупциягә каршы
Республика журналистларының ел саен үткәрелүче “ММЧ коррупциягә каршы” дип аталган пропаганда бәйгесе
Татарстан Республикасы ММЧ порталы
tatmedia.com – тиз арада үсеш алган, һәрдаим яңартылып торучы проект. Биредә хәбәрләрне автоматик рәвештә һәм кулдан урнаштырырга мөмкин.

     

Татар-информДеловой центр РТ